9 ай эчендә Лениногорскида 61 янгын очрагы теркәлгән

Аларда 4 кеше якты дөнья белән хушлашкан

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Агымдагы елның 9 ае эчендә Лениногорски муниципаль районында 61 янгын очрагы теркәлгән. Аларда дүрт кеше якты дөнья белән хушлашкан, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Янгын чыгуга китергән төп сәбәпләр уттан саксыз файдалануга, бу вакытта алкоголь исереклегендә булуга, электр җиһазларыннан дөрес файдаланмауга, балалар шуклыгына бәйле.