ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре 13 кешене эзли

Аларның икесе хәбәрсез югалган, калганнары җинаять кылуда гаепләнә

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы 13 ир-егетне эзли. Аларның икесе хәбәрсез югалган булса, калганнары җинаять кылуда гаепләнә. Хәбәрсез югалганнардан Алтай Республикасының Маймин районы Манжерок авылы егете, Казанның Җиңү проспектында яшәгән ир кеше эзләүдә. Калганнары - мошенниклык юлы белән кеше алдап яки яшерен рәвештә бик зур күләмдә мөлкәтен, акчасын үзләштерү, кеше үтерү кебек авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылуда гаепләнүчеләр, нигездә, Казан, Чистай, Мамадыш, Нурлат кешеләре.

Эзләү игълан ителгән затлар турындагы белешмә-мәгълүматлар аларның фотосурәтләре белән министрлык порталында бирелгән. Алар хакында нәрсә дә булса белгән яисә зыян күргән кешеләр “02”, “052” телефоннары буенча яки күрсәтелгән идарә һәм бүлекләргә шалтыратуы сорала, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында (http://mvd.tatar.ru/rus/info.php?id=56744).