Бер көндә булган ике һәлакәт 17 кешегә бәла-каза китергән

Аларның берсе Мамадыш районында, икенчесе Алабугада булган

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). 15 октябрь көнне сәгать иртәнге 7 тулганда Мамадыш районының Урманчы – Зверосовхоз юлының башында “ВАЗ-2110” автомобиле зур тизлектә каршы як юл тасмасына чыгып, “ВАЗ-2112” белән “маңгайга-маңгай” бәрелгән. Нәтиҗәдә, “унлы”ның рулендагы 1976 елгы кеше һәм аның 1961, 1968, 1987 елгы пассажирлары, “унике”ле белән идарә иткән 1988 елгы кеше һәм аның 1964, 1977, 1987 елгы пассажирлары – барлыгы 8 кеше имгәнеп, җәрәхәтләнеп Мамадыш районы үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Бу хакта хәбәр салган республика ЮХИДИ идарәсе шушы көн тәмамланырга 40 минут калганда булган юл фаҗигасен исә болай шәрехли. Алабуганың Нефтьчеләр белән Гассар урамнары чатында “ВАЗ-2112” машинасы белән идарә иткән 1990 елгы егет светофорның “кызыл” төсенә чыгып, “Мерседес-Бенц Е-230” автомобиленә бәрдергән. Соңгысы рулендагы 1991 елгы зат, аның пассажирлары булган 1988, 1991 һәм тагын 1988 елгы ике кеше үзәк район хастаханәсенә китерелгән, әмма 1991 елгы пассажир имгәнү-җәрәхәтләнүләреннән үлеп киткән. “ВАЗ-2112” рулендагы кеше һәм аның 1988, тагын 1990 елгы ике пассажиры да, шулай ук, әлеге хастананәгә китерелгән. Шул рәвешле, Алабуга фаҗигасендә 1 кешенең гомере япь-яшь килеш өзелгән, 8 кешенең тәне төрле дәрәҗәдә каза күргән.