Дәрвишләр бистәсендәге күлдә өлкән яшьтәге ир-ат мәете табылган

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Ир-ат балык тотарга килгән булган, дип фаразлана.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Дәрвишләр бистәсендәге «Энергетик» бакчачылар ширкәте янындагы күлдә, ярдан 20 метр ераклыкта, ир-ат мәете табылган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2нче номерлы зональ эзләү-коткару отряды водолазлары 68 яшьлек һәлак булучының гәүдәсен ярга чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган. 

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Ир-ат балык тотарга килгән булган, дип фаразлана.