Казанның Ершов урамында киңлеге 4 метрлы чокыр хасил булган

Әлеге участокта 1963 елда төзелгән коллектор җимерелеп төшкән.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ»). Казанның Ершов урамында киңлеге – 4, тирәнлеге 7,5 метрлы чокыр хасил булган. Ул канализация челтәрендәге коммуналь авария аркасында барлыкка килгән. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге участокта 1963 елда төзелгән коллектор җимерелеп төшкән. Авария бригадалары монда беренче чираттагы эшләрне башкарырга керешкән.

Эшчеләр, канализация системасы гадәти режимда  эшләвен тәэмин итсен өчен, чаралар күргән. Хәзер эшне линияләре әлеге участоктан уза торган кайбер хезмәтләр (газ, электр челтәрләре һ.б.) белән килештерү бурычы тора.