АКШта шартлау нәтиҗәсендә 25 кеше зыян күргән

Зыян күрүчеләргә куркыныч янамый.

 (Казан,18 сентябрь, «Татар-информ»). Нью-Йоркта шартлау нәтиҗәсендә 25 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә РИА Новости  Нью-Йоркның янгын сүндерү идарәсе хәбәренә сылтама белән.

“Челсидәге Көнбатыш 23нче урамы 133нче йортта яшәүче 25 граждан яраланганлыгы расланган", — диелә хәбәрдә.

Зыян күрүчеләр тормышына бернәрсә дә янамый, дип ачыклаган янгын сүндерү идарәсе.

Нью-Джерси штатында күмәк йөгерү алдыннан кулдан ясалган җайланма шартлаган. Ул тимер трубкадан эшләнгән булган һәм чүп-чар кисмәгендә җирле вакыт белән 9 сәгать 30 минутта (Мәскәү вакыты белән 16 сәгать 30 минутта) шартлаган. 5 километр арага каралган 5 мең кеше катнашындагы шәфкатьлелек йөгереше иртәнге 9га планлаштырылган булган, теркәлү проблемалары аркасында тоткарланган. Шартлаудан соң АКШ диңгез пехотасы ветераннарына ярдәм йөзеннән оештырылган йөгерешне уздырмаска булганнар.