Иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салганнар

Машинаның 54 яшьлек хуҗасын, түбәдә утырып йөргән 53 яшьлек ир-атны социаль челтәрләрдә чыккан видео ярдәмендә тапканнар.
(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Казанның ЮХИДИ хезмәте иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салды. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәтендә хәбәр иттеләр.“Социаль челтәрләрне тикшергән вакытта полиция хезмәткәрләре бер видеога юлыга. Анда бер ир-атның иптәшен “Тойота” машинасы түбәсенә утырып йөрүе төшерелгән була. Юл-патруль хезмәткәрләре автомобильне, 54 яшьлек йөртүчесен һәм аның 53 яшьлек иптәшен ачыклады”, - диделәр оешмада. Ир-атларга карата административ протокол төзелгән һәм штраф салынган.