Туроператорлар Барселонадагы теракттан соң экскурсияләрне кичектерә

Карар әлегә якшәмбегә кадәр кабул ителгән.

(Казан,18 август, «Татар-информ»). Туроператорлар, Испаниядә пәнҗешәмбе көнне килеп чыккан теракттан соң, якын көннәрдә Барселонага һәм аның әйләнә-тирәсенә экскурсияләрне кичектерә, дип хәбәр иткән "Интерфакс"ка Россиянең туриндустрия союзы матбугат сәркатибе Ирина Тюрина.

Аның сүзләренчә, экскурсия Каталониянең диңгез курортларында ял итүчеләр өчен дә үткәрелмәячәк. Карар әлегә якшәмбегә кадәр кабул ителгән. "Алга таба барысы да вәзгыятьтән һәм Каталония полициясе киңәшенә бәйле булачак", - дип аңлаткан Тюрина.

Испания россиялеләр арасында чит ил пляжларындә ял итү юнәлешенең иң популяр бишлегенә керә. Илнең Turespana туризм институты мәгълүматлары буенча, Россиядән Испаниягә ял итәргә баручылар саны гыйнвар-июнь аралыгында 545,4 мең кешене тәшкил иткән, бу узган елга караганда 13,6 процентка күбрәк. Июньдә бу илдә Россиядән 149,4 мең турист булган, бу узган елның шушы ае белән чагыштырганда 13,9 процентка артыграк.

Алдагы көнне билгесез кеше фургонлы машина белән Барселонаның үзәк урамында җәяүлеләр өстенә менгән. Теракт өчен җаваплылыкны Россиядә тыелган "Исламское государство" төркеме үз өстенә алган. Зыян күрүчеләр арасында 25 илнең гражданнары бар. Җомга көнне Камбрильседа җәяүлеләргә менү очрагында алты кеше җәрәхәт алган, биредә Россиядән килгән хатын-кыз да зыян күргән. Тагын бер Испания муниципалитеты Алькарнеда ике шартлау очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, бер кеше һаләк булган, җиде кеше җәрәхәтләнгән.