Ростуризм: Барселонадагы терактта россияле зыян күргән

Хатын-кызга урында ук медицина ярдәме күрсәтелгән, аны хастаханәгә озату таләп ителмәгән.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 17 августта Барселона үзәгендә микроавтобусның кешеләр өстенә менүе нәтиҗәсендә, Россиядән килгән хатын-кыз зыян күргән, дип хәбәр итә Ростуризмның матбугат хезмәте Тышкы эшләр министрлыгының ситуация-кризис үзәгенә сылтама белән.

Хатын-кызга урында ук медицина ярдәме күрсәтелгән, аны хастаханәгә озату таләп ителмәгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, кичә Барселонадагы теракт вакытында 13 кеше һәлак булган, 100дән артыгы тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең 26га якыны - Франция гражданнары.