Россия юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны буенча дөньяда икенче урынга чыккан

Тикшеренүдән күренгәнчә, 2015 елда 1 миллион кешегә 160,4 һаләк булучы туры килгән.

(Казань,18 августа, «Татар-информ»). Россия юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны буенча дөньяда икенче урынга чыккан. Бу хакта Украина Corestone аналитик компаниясенең тикшерүеннән алынган мәгълүматлары раслый, дип яза “Известия”.

Тикшеренүдән күренгәнчә, 2015 елда 1 миллион кешегә 160,4 һәлак булучы туры килгән. Беренче баскычта Грузия урнашкан, биредә 1 миллион кешегә 163,4 үлүче туры килә, дип хәбәр итә BFM.RU. Антирейтингның беренче бишлегенә шулай ук Әрмәнстан, Һиндстан һәм Америка Кушма Штатлары кергән. Украина исемлекнең 10 нче урынында. Шул ук вакытта юлларда иң аз үлем очраклары Норвегия, Мальта һәм Швециядә теркәлгән.

“Известия” алдарак хәбәр иткәнчә, Россиядә балалар йөртүгә таләпләрне катгыйландырачаклар. Мәскәү өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәшкә 6 миллиард сум тотылачак.