Кырымда ял итүче Татарстан балаларына норовирус ашханә эшчеләреннән күчкән

Ашханә эшчеләренең шәхси гигиена таләпләрен үтәмәве аркасында инфекция таралган, дип саный белгечләр.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Кырымда ял итүче Татарстан балалары йоктырган норовирус ашханә эшчеләреннән күчкән. Бу хакта Кырым Республикасы буенча Роспотребнадзор Төбәкара идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Инфекция чыганагын ачыклау өчен лаборатор тикшерүләр уздырганда, “Лучистый” сәламәтләндерү лагерендәге ашханә хезмәткәрләрендә норовирус булуы расланды. Ашханә хезмәткәрләренең эш вакытында шәхси гигиена таләпләрен үтәмәве аркасында инфекция таралган булырга мөмкин”, - диделәр Роспотребнадзорда.

Хезмәткәрләрне консультациягә һәм дәвалануга җибәргәннәр. Ә ашханәгә яңа эшчеләр алганнар.

Роспотребнадзорда әйтүләренчә, эпидемиягә каршы чаралар комплексы уздыру дәвам итә. Әлеге хәл Кырым Республикасы һәм Севастополь Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре контролендә.

  • Кырым Тикшерү комитеты Евпаториянең “Лучистый” лагерендә ял итүче Татарстан балаларының агулану факты буенча җинаять эше ачты.