420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Казанда бер егетне юл аркылы йөгереп чыккан вакытта машина бәрдереп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт атвоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә иртән «Опель» автомобилен идарә итүче 30 яшьлек ир-ат Чистай урамындагы 19нчы йорт каршында, башлангыч мәгълүматларга караганда, светофорның яшел утына уңга борылган вакытта юл бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүеннән читтә юл аркылы йөгереп чыгарга уйлаган 24 яшьлек егетне таптаткан», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.
Нәтиҗәдә, җәяүле күпсанлы тән җәрәхәтләре алган.