420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Казан үзәгендә "Лада Веста" машинасы автовоз белән бәрелешкәннән соң баганага бәрелгән. Бу хакта "Татар-информ"га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
"Бүген 8.43тә Ибраһимов проспектында "Лада" автомобиле белән "Скания" машинасы бәрелешкән", - дип ачыклык керттеләр шәһәрнең ЮХИДИ бүлегендә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче җәрәхәт алган. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.