Чабакса күлендә җиһазландырылмаган урында су кергән 19 яшьлек егет батып үлгән

Коткаручылар егетнең мәетен яр буеннан 70 метр эчтә су төбеннән табып алган.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Казанның Чабакса күлендә җиһазландырылмаган урында су кергән 19 яшьлек егет батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 16.29 сәгатьтә 112 бердәм номерына Казанның Совет районындагы Чабакса күлендә бер егетнең су төбенә китүе хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләренә яр буеннан 70 метр эчтә су төбендә 19 яшьлек егетнең мәетен эзләп табу өчен өч сәгать кирәк булган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.