Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе көн саен ТР буенча 150-200 “бәхет хатлары” тарата

ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре видеокамера мәгълүматлары буенча көн саен административ штраф салу хакында 150-200 хат җибәрә
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Михаил Миронов). ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре видеокамера мәгълүматлары буенча көн саен административ штраф салу хакында 150-200 хат җибәрә. Бүген идарә башлыгы Рифкать Миңнеханов шундый мәгълүмат бирде.
Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта идарә тарафыннан хокук бозу очракларын видеога теркәп бара торган 140ка якын камера сатып алынган, әлегә системаларны көйләү эшләре бара. Шулай итеп, әлегә камералар тизлек режимын бозу очракларын гына терки, киләчәктә кызыл утка керү, тоташ полосаны кисеп чыгу очракларын да теркәргә мөмкин булачак.
Административ штраф салу хакындагы карарларны тутыру әлегә кулдан эшләнә – система операторы фоторәсем буенча машина номерын билгели, хуҗасын, адресын ачыклый, форманы тутыра, шуннан соң карарга кул куялар һәм почта аша җибәрәләр.
Берничә көн дәвамында ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе камилләштерелгән программа белән тәэмин ителәчәк, ул автомат рәвештә карарны тутырачак, ә операторга аның дөреслеген тикшереп, җаваплы затка кул куярга гына бирәсе кала. Операторлар штатында 6-22 кеше тәүлек буе эшләячәк.
Рифкать Миңнеханов бигрәк тә мәгълүматлар базасында “аерым” номерлар өчен искәрмәләр булмавын билгеләп үтте. “Без карарларны шәхси затларга да, дәүләт органнарына да җибәрәбез”, - дип белдерде журналистларга ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе. Аның сүзләренчә, хәзер камерага юл хәрәкәтендә катнашучылардан үзләрен аз гына булса да өстен санаучы машина хуҗалары эләгә.
Юлда тәртип бозу очрагы теркәлгән вакытта руль артында автомобиль хуҗасы үзе булмаса, ул үзен административ җавапка тартмасыннар өчен ЮХИДИгә машинаның чын хуҗасын алып килергә тиеш. Киресенчә булган очракта, җаваплылык машина хуҗасына төшә. Башка төбәк номерлы автомобиль хуҗалары юл хәрәкәте тәртибен бозган очракта Татарстан автоинспекциясе хезмәткәрләре фоторәсемне коллегаларына җибәрә.
ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе өчен бер “бәхет хаты”ның бәясе 32 сум тәшкил итә, 12 сум - хат һәм тагын 20 сум тапшыру турында белдерү кәгазе өчен алына. Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хатны автомобиль хуҗасына тапшырып булмаган очракта, хат аны ел саен үтә торган техник тикшерү вакытында “эзләп таба”.