Шаһитлар Татарстанның Сарман районында тузан өермәсен видеога төшергән

Һәлакәт булган урыннардагы кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Шаһитлар Татарстанның Сарман районында тузанлы туфрак өермәсен видеога төшергән. Һәлакәт булган урыннардагы кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.

Видеода җилнең җирле басулардан туфрак һәм комны өскә күтәрүе күренә. Нәтиҗәдә, коңгырт-кара тузан өермәсе барлыкка килгән һәм шунлыктан күз күреме начарланган.