Казанда паром кичүе янында автобус һәм җиңел машина катнашында һәлакәт булган

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Аракчинская урамында 4нче йорт каршында булган.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казанда паром кичүе янында автобус һәм «Ниссан» җиңел машинасы катнашында һәлакәт булган. Һәлакәт урынында төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.«Һәлакәт бүген 8.00 сәгать тирәсендә Аракчинская урамында 4нче йорт каршында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте аркасында зыян күрүчеләр юк», – дип сөйләделәр шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә.Видеода җиңел машинаның автобусның арткы тәгәрмәченә бәрелгәнлеге күренә. Транспорт чаралары юлның күп өлешен чикләгән. Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар.