Татарстанда "ИЖ-2717" автомобиленә хәрәкәт вакытында ут капкан

Янгын сүндерүчеләр януны тиз сүндерә, ләкин автомобильне саклап кала алымый.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Татарстанда  "ИЖ-2717" җиңел йөк автомобиленә хәрәкәт вакытында ут капкан, - дип хәбәр итте "Татар-инфрм"га ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең мабугат хезмәте.

20 яшьлек автомобиль йөртүче, янган ис сизеп, машинасын туктата, капот капкачын ачканнан соң, саклагыч блоклар яна башлый һәм машинага ут каба. 

Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр берничә минут эчендә 6 квадрат метрдагы янгынны туктата, ләкин бу вакыт эчендә машина тулысынча янып бетәргә өлгерә.

Фаҗигадә зыян күрүчеләр юк.