Түбән Камада 59 яшьлек пациент хатын-кызның үлемендә шикләнелүчеләргә карата җинаять эше кузгатылган

16 апрельдә Зөһрә Гатиятуллина Түбән Кама районының үзәк хастаханәсенә китертелә, 5 май көнне анестезиология-реанимация бүлегендә үлә

 (Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Түбән Камада хастаханәдә 59 яшьлек пациент хатын-кыз үлеме очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге. Әлеге үзәк китергән мәгълүматларга караганда, 16 апрельдә сәламәтлеге торышы начарайган Зөһрә Гатиятуллина Түбән Кама районының үзәк хастаханәсенә китертелә. 5 май көнне ул биредәге анестезиология-реанимация бүлегендә үлә.

Медицина йомгаклавында 59 яшьлек хатын-кызны үлемгә китергән сәбәпләр дип баш мие травматик шешенүе, ачык ярасыз травматик кан саву һәм очлы предмет белән контакт күрсәтелгән. Әлеге очрак буенча Тикшерү комитеты шушы хастаханә хезмәткәрләренә карата РФ Җинаять Кодексының 109нчы маддәсенең 2нче өлешендә каралган сыйфатлар буенча (“Һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү”) эш кузгаткан.