Лаеш районында авариядә ике кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург трассасында була.
(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). «Хендэ» машина йөртүчесе һәм пассажиры ТР Лаеш районындагы Сокура авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә җитди имгәнүләр алган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитларыннан билгеле булды.Кичә республиканың Лаеш районындагы Сокура авылыннан ерак түгел Казан-Оренбург трассасында «Хендэ Соната» автомобиле юл кырыена төшеп китте. Чит ил машинасы бәрелүдән әйләнеп каплана һәм җимерек металл өеменә әверелә.Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике ир-ат зыян күрде - машина йөртүче һәм иномарка пассажиры. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.