Түбән Камада торак йорт яна

Вахитов урамындагы 2нче йортта бер фатирны ут ялмап алган.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдән кулланучылар Түбән Камада торак йорт януын хәбәр итә.

Вахитов урамындагы 2нче йортта бер фатирны ут ялмап алган. Фотолардан күренгәнчә, бишенче каттагы фатир яна. Тәрәзәләрдән куе төтен чыга.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.