Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

Covid-19 инфекциясеннән пандемия башланганнан бирле республиканың 392 кешесе һәлак булган.

 (Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше — ике хатын-кыз һәм ике ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булган.

Covid-19 инфекциясеннән 1947 һәм 1961 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1932 һәм 1941 елларда туган ир-атлар вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр республика ведомствосында.

2021 елның 18 мартына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирустан барлыгы 392 кеше үлгән.