Казанда чит ил машинасын йөртүче тротуарда 62 яшьлек хатын-кызны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Чуйков урамында булган.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасын йөртүче тротуарга чыгып, 62 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Чуйков урамында «Хендэ» машинасының 38 яшьлек йөртүчесе җәяүлене бәрдергән.

Нәтиҗәдә, хатын-кызның җилкәсе һәм тезе җәрәхәтләнә. Табиблар аңа травмпунктта ярдәм күрсәтәләр, шуннан соң өенә озаталар.