news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә ноутбук алырга теләгән ир-ат акчасыз калган

Зыян күрүче мошенник күрсәткән счетка 29 мең сум күчергән.

(Бөгелмә, 18 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Роза Йосыпова). Бөгелмә полиция бүлегенең кизү частенә 29 яшьлек ир-ат мошенниклык факты буенча гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул ноутбук сатып алырга теләп, 29 мең сум акча күчергән, әмма товарны җибәрмәгәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ир тәртип сакчыларына бушлай сайтларның берсендә игълан буенча ноутбук сатарга теләгән билгесез кешеләр белән элемтәгә керүен хәбәр итә. Сатучыга шалтыратып, ир товарның бәясе турында килешкән. Зыян күрүче мошенник күрсәткән счетка 29 мең сум күчергән. Әмма ул посылканы алмаган да, ә җинаятьче белән элемтәгә кергән телефоннар өзелгән.

Икенче көнне полициягә билгесез затны җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза белән тагын бер егет мөрәҗәгать итә. Гариза бирүче аңа бер ирнең шалтыратуын һәм үзен банк учреждениеләренең берсендә хезмәткәр булып эшлим дип таныта.

Ул банк картасыннан акча алырга омтылуларын әйтә, һәм акчаны саклап калу өчен банк картасының реквизитларын һәм номерын язарга кирәк булуын җиткерә. Шалтыратучыга ышанып, ир барлык мәгълүматларны да әйтә, шуннан соң банк картасыннан 20 мең сумнан артык акча күчерелүен ачыклый.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Банк картасыннан урлау» РФ Җинаять кодексының 158 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча эш кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә һәм халыктан гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне сорый — беркемгә дә пин-код һәм карта реквизитларын: гамәлдә булу вакыты, CVV куркынычсызлык коды, бер тапкыр кулланыла торган серсүзләрне хәбәр итмәгез. Хәтта сезгә шалтыратучы кеше банк хезмәткәре булса да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100