news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Руль артына улын утырткан һәм полицейскийга суккан Чаллы хатын-кызын хөкем итәчәкләр

Күп балалы Агина Алтынбаеваны хакимият вәкиленә каршы көч куллануда һәм балигъ булмаганнарны хокукка каршы гамәлләргә җәлеп итүдә гаеплиләр.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда күп балалы хатын-кызны алты яшьлек улын руль артына утырткан һәм полицейскийга суккан өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

29 яшьлек Агина Алтынбаева балигъ булмаганнарны аның тормышына куркыныч тудыручы хокукка каршы гамәлләр кылуда, шулай ук хакимият вәкиленә каршы көч куллануда гаепләнә.

Элегрәк «Татар-информ» 10 ноябрьдә М7 трассасында Алабуга районы территориясендә Алтынбаева улын сәгатенә 130 чакрым тизлек белән йөрүче автомобиль руле артына утыртуын хәбәр иткән иде. Бу хәлне ул видеога төшереп, социаль челтәрләрдә ролик урнаштырды.

23 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендәге полиция бүлегендә хатын-кыз аңа карата төзелгән административ беркетмәләрне ерта, полиция хезмәткәре кулына суга һәм аны этеп җибәрә. Шул ук вакытта Алтынбаева шкафта яткан документларны алып ата. Аның гамәлләре аркасында полицейский җәрәхәт ала.

Тикшерү комитетында гаепләнүченең элек биш тапкыр җинаять җаваплылыгына, ә 33 тапкыр административ җаваплылыкка тартылганлыгын искәртәләр.

Алтынбаева үз гаебен танымый. Гаепләү карары белән расланган җинаять эше карап тикшерү өчен судка җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100