Казанда «Парк Хаус» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны эвакуацияләгәннәр

Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр эшли.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Казанда «Парк Хаус» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр эшли.Башлангыч мәгълүматларга караганда, кешеләрне бинада шартлаткыч җайланма куелуы турындагы хәбәрдән соң эвакуацияләгәннәр.