news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булган

Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүчеләр саны 225гә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булган

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлгән, Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1956 елда туган хатын—кыз, 1950 елда туган ир-ат, 1938 елда туган хатын-кыз вафат булды», — диелә хәбәрдә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән.

Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүнең 225 очрагы теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100