Казанда ут капкан җиңел автомобильне видеога төшергәннәр

Бүген иртән Чуйков һәм Бондаренко урамнары чатында бер машинага ут капкан.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда ут капкан җиңел автомобильне видеога төшергәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Чуйков һәм Бондаренко урамнары чатында бер машинага ут кабуы хакында хәбәр килгән.

Видеодан күренгәнчә, урынга полиция хезмәткәрләре килгән инде.