news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кышын юлларны начар карау сәбәпле, Татарстанда унбиш авария булган

Ел башыннан республика юлларында 15 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда дүрт кеше үлгән һәм тагын 21 кеше зыян күргән.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бозга каршы материаллар белән юллар начар эшкәртелә. Шул сәбәпле, ел башыннан Татарстанда 15 авария булган. Бу турыда Татарстан баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов ТР Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында сөйләде.

Ел башыннан республика юлларында дүрт кеше үлгән һәм тагын 21 кеше зыян күргән. Авария урыннарында бозлавыкка каршы материаллар белән юлларны начар эшкәртү, кардан тиешенчә чистартмау теркәлгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы мисал өчен 3 гыйнварда Чистай — Түбән Кама юлында булган аварияне искә төшерде. Анда биш кеше зыян күргән. Ул вакытта әлеге участокта юл реагентлар белән тиешенчә эшкәртелмәгән, ә махсус техника юлны 2 гыйнварда көндез генә җыештырганлыгыы ачыкланган.

Ленар Габдрахманов сүзләренчә, юлларны кардан саклау корылмалары һәм агачлар утырту күп көч таләп итә һәм чыгымлы эш. «Әмма кышкы чорда һәлакәтләрне кисәтү максатында әлеге юнәлешне үстерергә кирәк дип саныйм», — диде республиканың баш дәүләт автоинспекторы.

Ел башыннан кыш юлларны карап тору кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 25 административ эш кузгатылган һәм 39 күрсәтмә бирелгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100