Казанның Мәскәү базарыннан кешеләрне эвакуациялиләр

Хәзерге вакытта базардан йөзгә якын кешене чыгарганнар.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Мәскәү базарында шартлаткыч куелу турында хәбәр аркасында, кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына чыганак хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә бер хатын-кыз шалтыраткан. Ул хәбәр иткәнчә, аның янына, имештер, бер ир-ат килгән һәм базарда шартлаткыч куелуы турында әйткән. Шалтыратканнан соң хатын-кызның телефоны җавап бирүдән туктаган.

Хәзер урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Йөзгә якын кешене (базарга килүчеләр һәм сатучылар) эвакуацияләгәннәр инде.