Әлмәт районында янгында олы яшьтәге хатын-кызның бите һәм куллары пешкән

Габдрахман авылында шәхси йорт һәм сарайга ут капкан.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәт районында чыккан янгында олы яшьтәге хатын-кызның бите һәм куллары пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Кичә иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Габдрахман авылында бер катлы йорт һәм сарайда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 71 квадрат метр тәшкил иткән.Йортның 84 яшьлек хуҗабикәсе зыян күргән. Балтыры, бите һәм куллары пешкән әбине Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.Янгынны ярты сәгать эчендә сүндергәннәр. Хәзер белгечләр янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.