Казанда чит ил машинасында ир-ат 8 яшьлек кызны бәрдергән

Бала бу һәлакәттә имгәнүләр алган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ») Казанда юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә бала зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Һәлакәт 16 ноябрьдә кич белән Волгоград урамында була. “Шевроле” машинасы рулендә утырган 40 яшьлек ир-ат Ибраһимов урамы буйлап 43нче йорт янында 8 яшьлек кызны бәрдереп, имгәтә.