Шарм-эль-Шейх аэропортының террорчыларга ярдәм итүдә шикләнелгән ике хезмәткәре тоткарланган

Террорчылар Россиянең А321 лайнеры бортына бомба куйганнар

  (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Мисыр хакимияте Шарм-эль-Шейх аэропортының террорчыларга ярдәм итүдә шикләнелгән ике хезмәткәре тоткарланган. Террорчылар Россиянең А321 лайнеры бортына бомба куйганнар. Бу хакта  «Reuters» агентлыгына сылтама белән ТАСС белдерә.

Искәртеп үтик: «Когалымавиа» авиакомпаниясенең Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очучы "Airbus А321" самолеты 31 октябрьдә иртән Синай ярымутравында һәлакәткә очрады. Бортта булган 217 пассажир һәм экипажның 7 әгъзасы һәлак булды. Пассажирларның күбесе россиялеләр иде. Һава судносының һәлакәткә очрау сәбәбе – теракт.