Казанда офис бинасының түбәсе яна

Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр җибәрелгән

  (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанның Островский урамындагы дүрт катлы офис бинасының түбәсе яна. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

“Янгын турындагы хәбәр 11.04 сәгатьтә ГЛОНАСС +112 системасы буенча килде”, - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше. Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр җибәрелгән.

Фотосурәт "Вказани Поймут" төркеменнән алынды.