Казанда офис бинасы түбәсендәге янгын мәйданы 300 кв метр тәшкил итә

Бинадан 32 кеше мөстәкыйль рәвештә чыккан

 (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казан үзәгендә янгын чыккан офис бинасының чормасындагы янгын 300 кв метр тәшкил итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Хәзергә бинадан 32 кеше мөстәкыйль рәвештә чыккан. Янгын өченче дәрәҗә катлаулылыкта. Янгын урынында 85 еше һәм 19 берәмлек техника эшли.

Искәртеп үтик: Островский урамындагы бина түбәсендә янгын чыгу турындагы хәбәр ГЛОНАСС +112 системасы буенча 11.04 сәгатьтә килгән иде.