Татарстанда бодай төялгән йөк поездының ике вагоны рельстан чыккан

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бодай төялгән йөк поездының ике вагоны «Нурлат элеваторы»на барганда рельстан чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.«Кичә 23.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Нурлат тимер юл станциясе һәм «Нурлат элеваторы» ҖЧҖ арасындагы участокта бодай төялгән йөк поездының ике вагоны рельстан чыгуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Поездлар хәрәкәтендә тоткарлык күзәтелмәгән.Урында Нурлат янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре эшли. Барлык эшләрне бүген көн уртасында тәмамларга ниятлиләр.