news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бала үтерүдә шикләнелгән Чаллы хатынын СИЗОга җибәрделәр

Бүгенге көндә 32 яшьлек Альбина Исмәгыйлованың физик хәле канәгатьләнерлек дип табылды.

(Чаллы, 17 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бала үтерүдә шикләнелүче Чаллы хатынын хастаханәдән чыгарып, СИЗОга озаттылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бүгенге көндә 32 яшьлек Альбина Исмәгыйлованың физик хәле канәгатьләнерлек дип табылды. Хатынны махсус палатада булган хастаханәдән чыгардылар һәм Минзәлә тикшерү изоляторына озаттылар.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 7 октябрьдән 8 октябрьгә каршы төндә 59нчы комплекс йортларының берсендә хатын ире белән ызгышканнан соң үз балаларын үтерергә омтылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot