Азнакайда газ баллоны шартлаудан ир-ат һәлак булганнан соң тикшерү үткәрелә

Фаҗига кислород баллоннары сакланган гараж янында килеп чыккан.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Газ баллоны шартлап, ир-ат үлгәннән соң тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Кичә иртән Азнакайда 67 яшьлек ир-ат һәлак булды. Әлеге хәл җирле эшмәкәр кислород баллоннарын саклау өчен арендага алган гараж янында килеп чыккан», - дип сөйләде Шептицкий.

Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты белгечләре фаҗига чыгуга нәрсә сәбәп булганлыгын ачыклый.