Тикшерү "ВИМ-Авиа"ның алдан уйлап банкротлыкка чыгу факты буенча эш кузгаткан

Тикшерү фаразлары буенча, "ВИМ-Авиа" җитәкчелеге һәм хуҗалары авиакомпаниянең тотрыксыз финанс хәле турында белгән.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспорт тикшерү идарәсе “ВИМ-Авиа”ның алдан уйлап банкротлыкка чыгу факты буенча эш кузгаткан. Бу хактагы хәбәр Тикшерү комитеты сайтында куелган.

Тикшерү фаразлары буенча, “ВИМ-Авиа” җитәкчелеге һәм хуҗалары авиакомпаниянең тотрыксыз финанс хәле турында белгән. Шуңа да карамастан, 2016 һәм 2017 елларга уңышсыз килешүләр төзелгән, аларның бер өлеше активларны чит илгә аффилирацияләнгән оешмаларына җибәрелгән. Шунлыктан авиаташучының финанс чыгымнары зур булган. Нәтиҗәдә, “ВИМ-Авиа” кредиторлар алдында акча буенча бурычларын үти алмаган.

Тикшерү фаразлары буенча, бухгалтерия хезмәткәрләре генераль директор һәм башка кайбер җитәкчеләре кушуы буенча хисап күрсәткечләрен дөрес бирмәгән. Кредиторлык бурычлары зур булган, әмма ул күрсәтелмәгән һәм зыянга эшләүгә карамастан бераз керем бар дип күрсәтелгән.

Хәзер тикшерү эшләре алып барыла.