Республика прокуратурасы бюджет чараларын урлау турындагы җинаять эшен судка тапшырган

Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең элеккеге башлыгы законсыз төстә торак төзелешенә субсидияләргә хуҗа булуда гаепләнә
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Тикшерүчеләр фаразлаганча, 49 яшьлек Иршат Ә., Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифасында, 2006 елның декабрендә ялган юл белән Россия Федерациясе бюджетыннан 229 мең 824 сум күләмендә субсидия алган.
Югарыда әйтелгән вазифаны Ә. 2005-2008 елларда башкарган. Тикшерү фикеренчә, үзе һәм гаилә әгъзаларының социаль нормалар нигезендә торак белән тәэмин ителгәнен һәм субсидия алуга хакы булмавын белә торып, Ә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына 2005 елның 28 декабрендә 209 нчы санлы хат юллаган. Хатта ул федераль максатчан программа кысаларында торак төзелешенә субсидиягә дәгъва кылуы турында үтенечен белдерә. Тикшерүчеләр фаразы буенча, алга таба, Ә. Мөслим районының “Бердәм исәп-хисап үзәге” идарә итүче компания директорына мөрәҗәгать итеп, яшәү урыныннан, Мөслимдәге фатирында хатыны һәм кызы белән бергә теркәлгәнен күрсәтүче ялган белешмә бирүне сорый. Бу белешмә 2006 ел башында Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе кулына барып эләккән. Ә. торакка мохтаҗлыгына инандырып, үзен “2010 елга кадәр авылның социаль үсеше” федераль программасы буенча субсидия алучылар исемлегенә кертүгә ирешә.
Әлеге документларга нигезләнеп, Ә.ка авыл җирлегендә торак төзелеше өчен 229 мең 824 сум күләмендә субсидия бирелү турында таныклык тапшырыла. 2006 елның 27 декабрендә бу акчалар аның счетына күчә һәм алга таба шәхси максатларга сарыф ителә.
Суд Ә.ны гаепле дип таныса, аңа 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу җәзасы яный, дип белдерә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.