news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән

Пандемия вакытында Татарстанда 716 кеше коронавирустан үлгән.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1940 елда туган ир-ат һәм 1942, 1946, 1972 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган.

Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда 716 кеше коронавирустан үлгән.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада 54 кешенең Covid-19 инфекциясен  йоктыруы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100