news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскидан Мәскәүгә юнәлгән очкыч, пассажирның хәле начараеп, Казан аэропортына төшкән

73 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 7.46 сәгатьтә Омскидан Мәскәүгә юл тоткан очкыч, бер пассажирның хәле начараю сәбәпле, Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. «Казан» Халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, 73 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

«Хатын-кыз кабул итү бүлегендә аңын югалткан. Аның хәле уртача, хәзер аңына килгән. Табиблар аңа тиешле ярдәм күрсәтә», - дип искәрттеләр Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100