news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыру кешене хастаханәгә илтүче ашыгыч ярдәм фельдшерына һөҗүм иткәннәр

Әлеге хәлне тикшерү өчен урынга полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Авиатөзелеш районы Годовиков урамындагы 15нче йорт ишегалдында бер автомобиль ашыгыч ярдәм каретасының юлын япкан.

Табиб машинадан чыгып, ашыгыч ярдәм каретасын үткәреп җибәрүләрен сораган, пациентны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтергә кирәклеген аңлаткан. Шул вакытта автомобильдән өч ир-ат чыгып, табибка ташланган һәм аны кыйнарга керешкән.

Пациентка ашыгыч ярдәм таләп ителгәнлектән, урынга икенче автомобильне чакыртканнар. Ул ир-атны 12нче шәһәр хастаханәсенә алып киткән.

Ашыгыч ярдәм машинасының юлын ябып куйган машина зыян күргән ир-атның күршеләренеке булуы ачыкланган. Әлеге хәлне тикшерү өчен урынга полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100