news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан - Анталия рейсы, очкычның техник төзексезлеге сәбәпле, 12 сәгатькә тоткарланган

Пассажирларны билгеләнгән урынга озату өчен резервта торган очкычны биргәннәр.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Казан – Анталия рейсын 12 сәгатькә тоткарлаганнар. Рейсны тоткарлауның сәбәбе – һава судносының техник яктан төзек булмавы.

Авиакомпаниянең матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, пассажирларны билгеләнгән урынга озату өчен резервта торган очкычны биргәннәр. Хәзер ул Казанга юл тоткан.

Самолет Төркиягә 12.30 сәгатьтә кузгалыр дип көтелә.

«Пассажирлар рейсны көткән арада Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә тиешле барлык хезмәтләр белән тәэмин ителде», - дип ачыклык керттеләр авиакомпаниядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100