Казанда светофорның кызыл төсенә йөгереп чыккан хатын-кызны машина таптаткан

Һәлакәт бүген иртән Гагарин һәм Короленко урамнары чатында булган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда хатын-кыз светофорның кызыл төсенә юл аша йөгереп чыккан һәм машина тәгәрмәче астына эләккән. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Һәлакәт бүген иртән Гагарин һәм Короленко урамнары чатында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» йөртүчесе светофорның кызыл төсенә юл аша йөгереп чыккан хатын-кызны бәрдергән.

«Җәяүленең башы имгәнгән һәм оча сөяге сынган. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән», — дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсендә.