Казанда күмәк һәлакәттән соң автомобильләр юлда хәрәкәт итүне катлауландырган

Дүрт машина катнашындагы һәлакәт кичә кич аэропорт ягыннан Казанга керү юлында булган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда күмәк һәлакәттән соң автомобильләр юлда төрле якка таралган. Социаль челтәрдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео чыкты.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт кичә кич аэропорт ягыннан Казанга керү юлында, Оренбург трактында булган. Берьюлы дүрт автомобиль — «Тойота» внедорожнигы, «Опель», «Лада» һәм «КИА» автомобильләре бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң машиналарны юлга «атып бәргән», бу хәрәкәтне катлауландырган.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк. Һәлакәт сәбәбе һәм һәр йөртүченең гаебе ачыклана», — диделәр Казанның ЮХИДИендә.