Ике җиңел машина катнашындагы юл һәлакәтендә йөртүче хатын-кыз имгәнгән

Һәлакәт бүген иртән республиканың Апас районында булган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда «Лада» белән «Тойота» катнашындагы һәлакәттән соң ике җиңел машина да юлдагы читәнгә бәрелгән. Машина йөртүче хатын-кыз имгәнгән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт бүген 8.00 сәгать тирәсендә республиканың Апас районында Карамасар торак пункты тирәсендә булган.

«Чит ил машинасы белән хатын-кыз (40 яшь чамасы) идарә иткән. Ул имгәнгән. Аны ашыгыч ярдәм табиблары алып китте», — диде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.