Төнлә Казанда «Фольксваген Джетта» автомобиле җәяүлене бәрдергән

Фаҗига Белинский урамында булган.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Төнлә Казанда «Фольксваген Джетта» автомобиле җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә кичке унбердә булган. Чит ил автомобилен идарә итүче 19 яшьлек егет Белинский урамыннан барганда 5нче йорт каршында тиешсез урында юл аркылы чыккан 53 яшьлек ир-атны таптаткан.

Алган җәрәхәтләрдән җәяүле шунда ук үлгән.