Полиция хезмәткәрләре Кабан күле буенда вандаллык хәбәреннән соң тикшерү башлады

Социаль челтәрләрдә эскәмияләрдәге, мәгълүмати стендларындагы һәм җәяүлеләр зонасындагы язулы фоторәсемнәр пәйда булды.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Полицейскийлар Кабан күле яр буенда вандаллык турындагы хәбәрләрдән соң, тикшерү эше башладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләрдә билгесез рәссамнарның төнге «иҗатыннан» бик күп фотографияләр барлыкка килде. Вандаллар күл янындагы ял итү зонасындагы эскәмияләрне, мәгълүмати стендларны һәм терәк диварларны «бизәгән».

«Татар-информ»га бу фактны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

«Хәзер полицейскийлар әлеге факт буенча тикшерү башлады», - диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.