Болгар – Казан юлында «Ауди» машинасы зур тизлектә юл читенә төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Алар ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерелгән
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсеннән килгән «Ауди» җиңел машинасы Болгар – Казан трассасында зур тизлек белән юл читенә төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.«Авария кичә кичке җиденче яртыларда Екатериновка авылы янында булды. «Ауди» зур тизлектә юлдан кюветка очты, анда ул чын мәгънәсендә «җир сөрде», - дип сөйләделәр авария шаһитлары.Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттә хатын-кыз һәм ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.